Гамалея исемендәге үзәк коронавируска каршы вакцинаны җәй ахырына яңартачак
Covid-19га каршы яңартылган вакцина август-сентябрь айларында барлыкка киләчәк, әмма аның составын һәр 10 ай саен яңартырга кирәк, процедура өч айдан артык вакытны алмаска тиеш. Бу хакта Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург сөйләде.
«Гамалея институты тәҗрибәсе күрсәткәнчә, вакцинаны һәр 10 ай саен яңартырга кирәк, шуңа күрә яңарту процедурасы 2-3 айга сузылачак. Бу юлы яңартылган вакцина август-сентябрь айларында барлыкка килер», – дип билгеләп үтте үзәк җитәкчесе.
Кичә Роспотребнадзор Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа штаммы «арктур»ның беренче очраклары расланды, дип хәбәр итте.