Рөстәм Миңнеханов алда торган «Киләчәк уеннары»на багышланган бәйрәмдә катнашты
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 узачак «Киләчәк уеннары»на багышланган тантаналы чарада катнашты. Кичә Мәскәүдә узган чарага чит илләрнең 60тан артык дипломатик миссиясе вәкиле, шулай ук Россия спорт министры Олег Матыцин да килде.
Мактаулы кунаклар арасында шулай ук дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, йөзү буенча алты мәртәбә дөнья чемпионы, Халыкара олимпия комитетының мактаулы әгъзасы Александр Попов, гимнастика буенча команда күп төр ярышында Олимпия чемпионы, шәхси, команда дисциплиналарында күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Никита Нагорный һ.б. бар иде.
Чараны РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко ачты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Безнең республика турнирның барлык чараларын иң югары дәрәҗәдә үткәрергә һәм барлык йөкләмәләрне дә үтәргә әзер, - диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында. – Барлык кунаклар һәм Уеннарда катнашучыларга эшләү һәм ял итү өчен бөтен шартлар да тудырылачак. Дмитрий Чернышенко инде әйтеп үткәнчә, турнирны оештыру буенча бөтен чыгымнарны федераль үзәк үз өстенә ала. Башкалабызда, Казан шәһәрендә вакытыгызны күңелле үткәрүегезне телим. Сезне чарада катнашучылар һәм кунаклар арасында күрүебезгә шат булачакбыз».
Искәртеп узабыз, 2024 елның мартында Казанда халыкара дәрәҗәдәге яңа югары технологияле турнир – тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» узачак. Ул классик спорт, киберспорт һәм югары технологияләрне үз эченә ала. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән командалар реаль һәм виртуаль киңлекләрдә көч сынашачак. Ярышларда 2 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Аларны стриминг мәйданчыкларында 150 миллионнан артык кеше тамаша кылачак.