Татарстанда җиңел автомобиль һәм «ГАЗель» бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган
Татарстан юлында «Лада Калина» автомобиле һәм «ГАЗель» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
ТР Дәүләт автоинспекциясе
Якынча мәгълүматлар буенча, кичә кич М7 трассасының 1084нче километрында «Лада Калина» автомобиленең йөртүчесе, тизлеген арттырып, үзеннән алда барган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, «Лада»ның йөртүчесе һәм пассажиры шунда ук һәлак булган.
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.