Русиядә хәрби хезмәттән качкан өчен хөкем ителгәннәр саны соңгы ун елда иң югары дәрәҗәгә җиткән
2022 елда хәрби хезмәттән качкан өчен 1121 кешене хөкем иткәннәр. Чагыштыру өчен: 2021 елда аларның саны 928 булган, 2020 елда – нибары 554. Бу хезмәт итәргә теләмәүчеләрне табып, аларга каршы эш ачулар ешайган дигәнне аңлатырга мөмкин.