«Оста куллар-2023» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү көне билгеле
Бөтендөнья татар конгрессы 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затлар арасында «Оста куллар-2023» конкурсы игълан иткән иде. Җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 27 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Казанда уза. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, бәйге 15 февральдән 8 мартка кадәр «Алтын куллы хатын-кыз» һәм « Аш-су остасы» номинацияләрендә булды. Шушы вакыт эчендә 249 эш алынды. Катнашучылар арасында яшьләр дә, өлкән апалар, әбиләр дә бар.
Бәйгегә Татарстаның Биектау, Арча, Теләче, Алабуга, Әлмәт, Сарман, Мамадыш, Лениногорск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Әлки, Тукай, Саба, Питрәч, Балтач, Апас, Мөслим, Азнакай, Кукмара, Чистай, Лаеш, Чирмешән, Актаныш, Яшел Үзән районнары, Казан, Чаллы шәһәрләре, Россиядән – Свердловск, Ульяновск, Омск, Самара, Төмән, Киров, Новосибирск өлкәләреннән, Пермь крае, Чувашия, Башкортстан, Коми республикаларыннан, Санкт-Петербург, Волгоград шәһәрләре, чит илләрдән – Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларыннан хезмәтләр килде.
Җиңүчеләрне һәм Рәхмәт хатларына лаек булучыларны Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 йорт, адресы буенча (Ирек мәйданы) көтәләр.
«Оста куллар-2023» конкурсында җиңүчеләр исемлеге:
Алтын куллы хатын-кыз» номинациясендә:
I урын – Гөлназ Абдуллина (Башкортстан), Эльвира Губаева (Свердловск өлкәсе), Лилия Вафина (Саба)
II урын – Алия Фаздалова (Арча), Флария Акжичетова (Свердловск өлкәсе), Гүзәл Габидуллина (Кукмара), Ләйлә Галимова ( Актаныш)
III урын – Фәния Вафина (Әлмәт), Нурия Хәбибуллина (Кыргызстан), Зөлфирә Мөхәммәдиева (Казан), Альбина Насретдинова (Чаллы)
Аш-су остасы» номинациясендә:
I урын – Роза Шәйхетдинова (Теләче), Сәвия Сафина (Кукмара)
II урын – Регина Гыйззәтуллина (Лениногорск), Гөлүсә Фазылҗанова (Биектау)
III урын – Гөлфия Бабшанова (Төмән өлкәсе), Аида Закирова (Пермь крае)
Рәхмәт хатларына лаек булучылар:
- Гөлчәчәк Гыйззәтуллина (Питрәч)
- Гөлфирә Гыймадиева (Балык Бистәсе)
- Нурия Бәхтәгәрәева ( Мөслим)
- Гөлназ Шәйхетдинова (Апас)
- Гүзәлия Гарипова (Сарман)
- Ләйсәния Гәрәева (Минзәлә)
- Инзилә Хафизова (Апас)
- Ләлә Гыйльметдинова (Балтач)
- Альбина Сафиуллина (Самара өлкәсе)
- Эльмира Ястребова (Пермь крае)