Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак
Иртәгә, 20 апрельдә, Татарстанда элек урнашкан җылы һава торышы сакланачак, температура фоны үзгәрмәячәк диярлек. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, көндез урыны белән, әмма Казанда түгел, бераз яңгыр явачак. Шул ук вакытта секундына 5 метрга кадәр үзгәрүчән юнәлештәге җил фаразлана.
Төбәк буенча һава температурасы төнге сәгатьләрдә 1 дән 6 градуска кадәр җылы (ТР башкаласында +4 дән +6 га кадәр) була. Көндез +14, +19 градуска кадәр (Казанда +16, +18 градуска кадәр) җылыта.