Диния нәзарәте Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе өчен акча җыюны игълан итте
http://dumrt.ru/
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе өчен акча җыюны игълан итте. Акча уку йортына үзенең эшчәнлеген дәвам итү өчен кирәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанның мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ихтыяҗлары һәм кирәк-яраклар өчен акча җыю игълан ителә. Хәзерге вакытта Татарстанның иң борынгы дини уку йортларының берсендә 50 гә якын мөгаллим һәм хезмәткәр эшли, 3 бина кулланыла. Мөселманнардан җыелган матди ярдәм мәдрәсәдәге уку-укыту барышын тәэмин итүгә һәм биналарны карауга тотылачак. Иганәләрне ел дәвамында ясарга мөмкин, акчаларны күчерү өчен реквизитлар ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Мөхәммәдия» үзенең 140 еллыгын билгеләп үтте. Хәзер мәдрәсә территориясендә тулай торак һәм административ корпус төзелеше дәвам итә. Бу объектларны төзү уку биналарының мәйданын һәм укучылар санын 1150 студентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, мәдрәсә бинасында татар дин белгече һәм мәгърифәтчесе Галимҗан Баруди һәм ул нигез салган уку йорты тарихы музеен ачу планлаштырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте яза.
2022 елның августында дини оешма биналары комплексында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан Мэры Илсур Метшин булып кайттылар.