Татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә «Көрәш» бүлекчәләрен ачарга җыеналар
Россия Көрәш федерациясе Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә «Көрәш» бүлекләрен ачу турында килеште.
Россия Көрәш федерациясендә алар татар милли көрәше тарихы, Россия Федерациясендә һәм дөньяда әлеге спорт төрен үстерү, көрәшчеләр әзерләү һәм уртак чаралар уздыру турында фикер алыштылар, шулай ук киләчәккә планнар белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халкыбызның горурлыгы булган милли көрәшне үстерү һәм популярлаштыру максатларында татар иҗтимагый оешмалары Россия Федерациясе төбәкләрендә «Көрәш» вәкиллекләрен һәм бүлекчәләрен ачу буенча эш башлады.