Казан мәчетендә Рамазан ае тәмамлануны салют белән билгеләп үттеләр
Казанның Залесный бистәсендә урнашкан «Әхмәдзәки» мәчетендә кичә Рамазан аендагы соңгы таравих-2023не билгеләп үттеләр. Кояш баегач, мәчет янында салют аттылар. «Мөбарәк ай белән хушлашу ничек моңсу һәм Ураза бәйрәмен каршы алу никадәр шатлыклы!», - диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте телеграм-каналында басылган видеога язмада.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 21 апрельдә, татарстанлылар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Быел шәһәр мәчетләрендә бәйрәм намазын гадәттәгедән соңрак укыячаклар. Бәйрәм чаралары 6.30 сәгатьтә башланачак, ә Казанның җәмәгать транспорты маршрутларга иртәнге 5тә чыгачак.