Актанышта ялга кайткан хәрбиләр кадет-интернат мәктәбе укучылары белән очрашты
Бу көннәрдә Актанышка хәрби хәрәкәттә катнашучылар бер-бер артлы вакытлыча ялга - отпускка кайтты. Аларны әти-әниләре, туганнары зурлап каршы алды.
Туган илебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләр яшь буынга да үрнәк булып тора. Бүген район кадетлары махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Кыска вакытлы ялга кайткан егетләр катнашында кадет-интернат мәктәбендә бик матур эчтәлектәге патриотик рухта кичә узды.