Татарстан Россиянең ел спорт төбәге дип танылды
Кичә Мәскәүдә спорт бизнесы буенча Россиянең чираттагы «Sport business awards» чемпионатына йомгак ясалды. Тантана барышында Татарстан Республикасы Россиянең ел спорт төбәге дип танылды.
Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леоновка премияне Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров тапшырды.
«Беренче чиратта, хезмәттәшләремә рәхмәт әйтергә телим. Без бик дус, без Федераль министрлык, Олег Васильевич Матыцин, Азат Ривгатович Кадыйров җитәкчелегендә бер спорт гаиләсе. Без чыннан да бик күп эшлибез. Без спортны бик яратабыз һәм аның безнең бөек илдә үсеш алуын телибез», - дип рәхмәт белдерде сәхнәдән Владимир Александрович.
Моннан тыш, Татарстан тагын бер номинациядә лауреат булды. Казан «Татнефть Арена» ел боз аренасы булды.