Казанда ягып җылыту сезоны 24 апрельдә тәмамлана
Казанда ягып җылыту сезоны 24 апрельдә тәмамланачак. Шәһәр башкарма комитетында шул хактагы карарны имзаладылар. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документта әйтелгәнчә, бу тотрыклы һава температурасы белән бәйле (узган елны ягып җылыту сезонын 28 апрельдә туктаттылар). Кинәт салкынайткан очракта, җаваплы структуралар җылылык чыганакларының һәм үзәк ягып җылыту системаларының, беренче чиратта, сәламәтлек саклау объектларына һәм балалар учреждениеләренә җылылык бирергә әзерлеген тәэмин итәргә тиеш була.
Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә хәзер ягып җылыту сезоны тәмамлану турында әйтергә иртәрәк дигән иде, шуңда күрә батареяларда температура һава торышын исәпкә алып, акрынлап кимиячәк.