Коронавирусның яңа төре чыгу сәбәпле, Песков чикләүләрне көчәйтү мөмкинлеген бәяләде
Коронавирусның яңа «Арктур» төре таралу сәбәпле, Кремльдә әлегә өстәмә санитар чаралар кертү һәм чикләүләрне катгыйландыру турында фикер алышмыйлар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Бездә элеккечә билгеле бер чикләүләр, саклану чаралары, тест ясау системасы эшли, болар барысы да гамәлдә иде, тик ниндидер көчәйтүләр турында сүз бармый», - диде РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.
Элегрәк Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Россиядә «Арктур» штаммын йоктыруның беренче очраклары раслануы турында хәбәр итте. Ул коронавирусның яңа варианты формалашкан иммунитетны «урап уза» алуын һәм аның башка төрләренә караганда йогышлырак булуын кисәткән. Ведомство фаразлары буенча, Россиядә Covid-19 белән авыручылар саны май ахырында артырга мөмкин.