Миңнеханов: Коммуналь инфраструктураны яңарту программасын озак вакытлы итәргә кирәк
Илдә коммуналь инфраструктураны яңарту программасы озак вакытлы булырга тиеш. Бу аның нәтиҗәлелеген арттырачак, мондый объектларны ремонтлауның тизлеген тәэмин итәчәк. Бу хакта Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе - торак-коммуналь хуҗалык системасының торышы һәм үсеше. Бу тармак һәр гражданга кагыла», - диде Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча киң күләмле программаны эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде.
«Төбәкләр исеменнән Россия Президенты Владимир Путинга һәм РФ Хөкүмәтенә әлеге программа өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әлегә ул ике елга кабул ителде. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының озак вакытка исәпләнгән булуы мөһим. Шул ук вакытта финанслау күләмнәре инфраструктураны алдан ремонтлауны тәэмин итәргә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте коллегиядә катнашучыларга Татарстан Рәисе.
Миңнеханов сүзләренчә, торак фонды белән идарә итү өлкәсе хакимиятләрнең игътибар үзәгендә тора. Гражданнар тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфаты буенча шикаятьләр кимеми. Шул ук вакытта 2015 елда эшләгән идарәче компанияләрне лицензияләү бу мәсьәләләрне тулысынча хәл итмәде.
«Хәзер идарәче компанияләргә лицензия таләпләрен йә көчәйтергә, йә үз-үзен көйләүче идарәче оешмалар төзү юлыннан барырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов күпфатирлы йортларда капиталь ремонт сыйфатына һәм моның өчен кирәкле акчаны булдыруга аерым тукталды. Төбәк операторында түгел, ә идарәче оешма исәбендә җыела торган акча нәтиҗәсез сарыф ителергә мөмкин.
«Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү тәртибен билгеләргә кирәк дип саныйбыз, алар махсус счетларда акча җыя яки төбәк операторын махсус счетларның бердәнбер хуҗасы итеп билгеләргә тиеш. Шулай ук агымдагы ремонтны ясаганда идарәче оешмаларны контрольгә алырга кирәк», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.