Рөстәм Миңнеханов гражданнарның торакка ихтыяҗын арттыру чаралары турында сөйләде
Гражданнар тарафыннан торакка ихтыяҗ артуны стимуллаштырырга мөмкин, шул исәптән гаилә ипотека шартларын яхшырту аша. Объектларны гамәлгә кертү темпларын сакларга төзүчеләр өчен кредитлар ставкасын субсидияләү буенча ярдәм чаралары булышачак. Бу хакта Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясе башлыгы буларак Рөстәм Миңнеханов төбәкләр исеменнән Россия Президенты Владимир Путинга һәм федераль хөкүмәттәге хезмәттәшләренә төзелеш тармагына системалы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
ТР Рәисе сүзләренчә, 2022 елда республика торакны файдалануга тапшыруның рекордлы күләмен 3 млн квадрат метрдан артыграк дәрәҗәдә саклап калган. Торак төзелешенә масштаблы инфраструктура проектларын алдан финанслау өстәмә этәргеч бирәчәк. Бу Казан агломерациясендә генә дә 2030 елга өстәмә рәвештә 10 млн квадрат метр торакны файдалануга тапшыру мөмкинлеге бирәчәк.
«Безнең гражданнарның тормыш сыйфаты инфраструктура менюсы инструментлары, илкүләм проектлар, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы ярдәмендә яхшыра. Моңа шулай ук 44 республика программасы да юнәлдерелгән. Нәтиҗәдә, узган ел Татарстанда социаль һәм коммуналь инфраструктураның 4 меңнән артык объекты төзелде һәм ремонтланды. Быел, ил Президенты Владимир Путин йөкләмәсе кысаларында, ирешелгән темпны саклап калырга кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов коллегиядә катнашучыларга.
Ул билгеләп үткәнчә, торак базарында гражданнар тарафыннан ихтыяҗ кимү күзәтелә, аны торгызу өчен чаралар күрергә кирәк. Алар арасында – гаилә ипотекасы шартларын яхшырту бар, анда агымдагы 6 млн сумнан 10 млн сумга кадәр кредитның күләмен арттыру, башлангыч кертемне 10 процентка кадәр, ә күпбалалы гаиләләр өчен 5 процентка кадәр киметү, шулай ук 4,5 процент ставканы кире кайтару мөмкинлеген карау керә.
«Торак бәяләрен арттырмау һәм объектларны төзү темпларын саклап калу өчен, проект финанславы кысаларында кредитлар ставкасын 4 процентка кадәр субсидияләү буенча төзүчеләргә ярдәм итү программасын яңартырга тәкъдим итәбез, илнең яңа төбәкләрен торгызу проектларын гамәлгә ашыру өчен 2 процент ставка белән бирергә була. Шул ук вакытта әлеге ташламаларны квадрат метр бәясе әлеге төбәк өчен РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы билгели торган төзелеш бәясеннән артмаган төзүчеләргә генә таратырга кирәк, шулай ук рентабельлеге 30 проценттан ким булмаска тиеш», - дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук торак төзелеше күләмнәрен социаль инфраструктураны үстерү белән синхронлаштырырга кирәклеген искәртте.
«Бу мәсьәләдә федераль бюджеттан социаль объектлар һәм инфраструктура төзелешен финанслауны арттыру мөмкинлеген карауны сорыйбыз. Социаль инфраструктураның кыйммәтләнүенә нормативларның үзгәрүе йогынты ясады, дип билгеләп үтәм. Әйтик, 30 ел элек 1,5 мең урынлы мәктәп 15 мең квадрат метр тәшкил иткән булса, хәзер ул 27,6 мең квадрат метр», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.