Марат Хөснуллин: «Төзелештә иң яхшы нәтиҗәләргә ирештек»
Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә килешеп эшләү илебез төзелеш тармагына тарихта иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Быел да шул темп сакланачак. Бу хакта Россия Төзелеш министрлыгы коллегиясендә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Торак һәм юл төзелеше, төбәк һәм муниципаль торак-коммуналь хуҗалык челтәре - кешеләр, барысы да кешеләр, илебез гражданнары өчен эшләнә. Бүген һәр төбәктә төзелеш буенча штаб булдырылган, һәр губернатор бу мәсьәлә белән шәхсән үзе шөгыльләнә. Хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә бергәләп эшләү нәтиҗәсендә без тармактагы иң яхшы нәтиҗәләргә ирештек», - дип мөрәҗәгать итте Марат Хөснуллин коллегиядә катнашучыларга.
Ул искә төшергәнчә, узган өч елда Россиянең төзелеш тармагы ныклы үсеш күрсәтте.
«Без өч ел эчендә 15 процент үсеш күрсәттек. Бу тармакның үз масштабларын исәпкә алганда, бик җитди нәтиҗә. Без бөтен тарихта иң күп асфальт җәйдек - илдә беркайчан да 176 млн квадрат километр юлга ремонт ясалмады. Торак буенча - 103 млн квадрат метр. Без быел да планны арттырып үтәр өчен бөтен мөмкинлекләр барлыгын күрәбез», - диде Хөснуллин.