Миңнеханов «Рубин»ның 65 еллыгы көнендә клубның төп җиңүләре турында искә төшерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Рубин» тарихына багышланган видео чыгарды. Бүген Татарстан футбол клубы оешуының 65 еллыгын билгеләп үтә.
Видео команда үсешенең төп этапларын яктырта – аклы-каралы кадрлар төслеләре белән алмашына һәм тамашачыларга клубның үз тарихында яулаган җиңүләре - «Искра»дан «Рубин»га кадәрге юлын искә төшерә.
«Бүген «Рубин»га 65 ел! Бу бик күп кебек тоела, ә, чынлыкта, әле барысы да алда! Юбилей белән, уңышлар һәм яңа җиңүләр! «Рубин», туган көнең белән! Алга, бары тик тик алга», диелә аның Телеграм-каналындагы хәбәрдә.
Искәртик, клуб 1958 елның 20 апрелендә С.П.Горбунов исемендәге Казанның 22нче авиация заводы командасы буларак оештырылган иде. 1964 елда команда «Рубин» исемен алды.