Әстерханда янә Явыз Иванга һәйкәл кую ниятләнә
Моны тәкъдим итүчеләр Явыз Иван исемен мәңгеләштерү “ватан тарихына кызыксынуны арттырачак һәм бөек держава буларак Русиягә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштырачак” дип саный. Өч ел элек җәмәгатьчелек каршы булганга җирле хакимиятләр һәйкәл кую фикереннән кире кайткан иде.