Чаллыда 17 яшьлек егетне интернетка куйган видеолары өчен гаскәрне “кимсетүдә” гаепле дип тапканнар
Аны полициягә Чаллыда яшәүчеләр әләкләгән. Үсмер сценарийлар язып, ялган кадрлар төшергән һәм аларны үзенең Telegram-каналында чыгарган. Шулай ук ул видеоларында “сәясәткә каршы” шигарьләр кычкырган диелә. Ул бу гамәлләрен популярлык казану өчен эшләдем дип аңлаткан.