Яз җитүгә Казанда проблем туа — шәһәрне чүп баса
Кышын Казан кар астында калса, соңгы елларда язын "чүп коллапсы" дигән проблем барлыкка килде. Быелның 15 мартыннан 18 апреленә кадәр чүпне вакытында чыгармау турында "Халык контроле" порталына татарстаннардан 349 шикаять килгән.