Путин: Муниципаль хакимият хәрби операциядә катнашучылар гаиләсенең ихтыяҗын белергә тиеш
Муниципаль хакимиятләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре ихтыяҗлары турында хәбәрдар булырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Җирле үзидарәлә буенча совет утырышында әйтте.
Ул мондый гаиләләрнең проблемаларын «муниципаль берәмлекләрдә ваемсыз булмаган, энергияле, намуслы, гадел кешеләр эшләгәндә генә хәл итәргә мөмкин», дип искәртте.