Казан 2024 елда БРИКС илләре башлыклары саммитына әзерләнә башлады
Казан 2024 елда узачак БРИКС илләре башлыклары очрашуына әзерләнә башлады. Бу хакта мэр Илсур Метшин Россия Президенты Владимир Путин каршындагы Җирле үзидарәләрне үстерү советы утырышында хәбәр итте, дип яза ТАСС.
«БРИКС илләре саммитын киләсе елга бездә уздыруга ышаныч күрсәткән өчен аерым рәхмәт. Без горурлык белән бу чарага әзерләнә башладык. Лаеклы дәрәҗәдә үткәрербез дип өметләнәбез», - диде шәһәр башлыгы.
Ул бу вакыйганы Казанның «Халыкара көн тәртибендәге яңа сәхифәсе» дип атады.
3 апрельдә Президент БРИКС дәүләт башлыклары саммитын республика башкаласында уздыру турында карарны имзалады.