Миңнеханов һәм Костин Татарстанда яңа инвестиция проектлары турында фикер алышты
Мәскәүдә эш сәфәрендә булганда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкы президенты — идарә рәисе Андрей Костин белән очрашты. Бу хакта ТР җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар алга таба хезмәттәшлек итү, шул исәптән төбәк территориясендә яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.