Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре белән җәй көне сәяхәткә чыгачак
Махсус хәрби операция әгъзалары һәм аларның гаиләләре җәй һәм көз айларында «Без бергә» программасы буенча поездларда сәяхәткә чыгачак. Бу хакта бүген ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына зур игътибар бирелә. Йошкар-Ола - Түбән Новгород - Владимир шәһәрләре маршруты буенча «Без бергә» программасы нигезендә ике туристик поезд оештырылган иде инде. Шул ук программа буенча җәй көне, июль һәм август айларында, тагын өч поезд була һәм тагын өч поезд — көз көне китәчәк», — диде ул.
Сәяхәттә катнашучылар исемлеге Саклану министрлыгы тарафыннан формалаштырыла. Аларны яңа шәһәрләр белән танышу, экскурсияләр һәм сәяхәттән яхшы тәэсирләр көтә, дип сөйләде Сергей Иванов.
Быел шулай ук Идел буе федераль округы буенча «Идел буенда истәлекле ял көннәре» туристик поездлар программасы гамәлдә булачак. Яңа продукт «Тарих дәресләре» программасы буенча оештырылачак һәм «Самара – Казан – Йошкар-Ола» маршруты булачак. 22 апрельдә Казанга Татарстан тарихы белән танышу өчен Самарадан 250 кеше килә.