Самараның Яңа Мансур авылы зиратында өмә ясадылар
Самараның Яңа Мансур авылында зират территориясендә өмә оештырылды. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Туганнар һәм якыннар җирләнгән изге урынны тәртиптә тоту һәр кешенең бурычы булып тора. Зиратны чистарту өмәсенә килүчеләргә рәхмәт белдерәбез. Зиратка килүчеләр биредәге чисталыкны күреп, чүп ташламас һәм мәрхүмнәрнең истәлегенә сак карар дип ышанабыз», диелгән хәбәрдә.