Чаллының 15 мәчетендә Ураза бәйрәмендә гает намазы укылачак
Җомга, 21 апрельдә, Ураза гаете - мөселманнарның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе билгеләп үтелә. Бу көн – республикада ял көне. Чаллы шәһәренең 15 мәчетендә бу көнне иртәдән бәйрәм намазлары укылачак, дип хәбәр итте «Челнинские известия».
«Йола буенча, иртәнге 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләре укыла башлый, - дип хәбәр итте «Челнинские известия» басмасына Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәас хәзрәт Гайфуллин. - Аннары 7: 00 сәгатьтә гает вәгазьләр белән дәвам итәчәк. 7: 30да гает намазы укыла».
Чаллыда Ураза бәйрәме көнендә җәмәгать транспорты – автобуслар һәм трамвайлар иртәнге сәгать биштән йөри башлаячак.