Татарстанда урман янгыннары куркынычы булу сәбәпле, шторм кисәтүе вакыты озайтылды
Татарстанда тагын бер атнага шторм кисәтүе вакыты озайтылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шторм кисәтүе озайтылуының сәбәбе урманнарның яну куркынычы югары – IV класслы булуы белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, алдагы шторм кисәтүенең гамәлдә булуы бүген, 20 апрельдә, тәмамланды.