Сөткә бәяләр төшү сәбәпле, Татарстан депутаты Мишустинга мөрәҗәгать итәргә чакырды
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев сөткә сатып алу бәяләре төшү һәм запас частьләр бәясе арту сәбәпле, Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итәргә чакырды. Бу хакта парламентарий ТР Дәүләт Советының 43нче утырышында белдерде.
«Әлбәттә, бу хәлне җайга салу өчен депутатлар исеменнән Михаил Мишустинга хат белән мөрәҗәгать итүне, шул исәптән республика хисабына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләребезгә ярдәм итү өчен кайбер маддәләрне үзгәртү мөмкинлеген карауны кирәк дип саныйм», – диде депутат.
Ул билгеләп үткәнчә, «сөтле» республика буларак, Татарстан өчен сатып алу бәяләре мәсьәләсе бик мөһим. «Бүген безнең сөт җитештерүчеләр, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләренең инвестиция проектларын ничек ябачак, 10-15 ел дәвамында эшчәнлек алып барган шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ничек саклап калырга дигән сорау туа. Алар сөтне килограммы 18 сумнан саталар, шул ук вакытта кибетләрдә бу вакыт эчендә бәяләр артты. Минемчә, тиешле хезмәт моңа игътибар итәргә тиеш», - дип өстәде Һадиев.
Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдагы ике–өч елда үз товарын нинди бәягә сатачагына ышанырга тиеш. «Сөт базарында ел башыннан сатып алу бәяләре 30 процентка төште. Кайбер җитештерүчеләр сөтне үзкыйммәтеннән кимрәк саталар. Шәхси ярдәмче хуҗалык өчен бу 10 сумга кимрәк», - дип билгеләп үтте парламентарий.
Депутат авыл илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итә, һәм «яхшы эшләгән кешеләр җәзага тартылырга тиеш түгел» дип искәртте. «Без ашлыкны 1,5 ел элек 17-18 сумга саттык, ә бүген – 7-8 сум. Ике–өч ел эчендә запас частьләр 150-200 процентка кыйммәтләнгән. Ә алар Россиядә җитештерелә. Минемчә, тиешле органнар да моңа игътибар итәргә тиеш», - дип дәвам итте ул.
«Без үзебезне кибетләрдә бар нәрсә дә бар, дип, алдарга тиеш түгел. Кибетләр кешеләр өчен экономик яктан арзан булырга тиеш. Хөкүмәткә моңа игътибар итәргә кирәк», - дип нәтиҗә ясады Һадиев.