Россия Банкы Уфаның 450 еллыгы уңаеннан истәлекле көмеш тәңкә чыгарачак
Үзәк Банкның 2024 елга планнарында Уфаның 450 еллыгы хөрмәтенә «Шәһәр» сериясе кысаларында истәлекле кыйммәтле тәңкә чыгару бар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Документлардан күренгәнчә, 31,1 г авырлыктагы 925 пробалы металлдан, 3 сумлык пруф сыйфатындагы көмеш тәңкәләр 3 мең данә тираж белән чыгарылачак.
Тәңкәнең алгы ягында нәрсә сурәтләнәчәге әлегә билгеле түгел. Кагыйдә буларак, тәңкәгә шәһәр өчен истәлекле булган объект урнаштырыла.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, юбилей уңаеннан Уфаны зур үзгәрешләр көтә: шәһәр актив рәвештә яңартыла, булган объектларны реконструкцияләү һәм яңаларын төзү бара, диелә хәбәрдә.