Мамадыш районында янган мәчет урынына яңа мәчет төзиләр
Бүген көндез Мамадыш районының Ямаш авылында янгын чыгып, агач мәчет янган. Урынга Мамадыш шәһәреннән янгын сүндерүчеләр, шулай ук Саба отрядының Шәдче авылын саклау буенча аерым посты килгән. Авылдашлары да читтә калмый, күрше авылларда яшәүчеләр дә сулы цистерналы тракторлар белән ярдәм иткән.
Янгын сүндерүгә барлыгы 10 машина җәлеп ителгән. Тик 1996 елда төзелгән бина инде файдалануга яраксыз. Әлеге урында яңа мәчет төзеләчәге турында билгеле булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Янгын кыска ялганыш аркасында чыккан дип фаразлана. Хәзрәт иртәгә гаеткә килүчеләргә мәчеттә җылы булсын өчен, электр җылыткычын кабызган булган. «Без бу җылыткычны кыш буе кулландык. Бернинди проблемалар да булмады. Мин бәйрәмгә мәчетне җылыту өчен үзем кабыздым», – ди Газинур хәзрәт.
Ямаш авылы халкы өчен Ураза бәйрәмен иртәгә мәдәният йортында уздырачаклар. Яңа мәчет кыска вакыт эчендә төзеләчәк.
«Кызганыч, Ураза бәйрәме алдыннан Ямаш авылында зур бәла булды. Быел яңа мәчет төзү өчен кирәкле барлык чараларны да күрәчәкбез. Янгын нәтиҗәләрен бетерү өчен махсус техника чакырдык. Иртәгә бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен авыл клубын хәзер үк җиһазландырабыз. Төзелештә ярдәм итәргә әзер булган күп кенә меценатлар, бизнесменнар җавап бирде инде. Уртак тырышлык белән без мәчетне торгызачакбыз», - диде Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов.
Эшчеләр инде янган бүрәнәләрне сүтә башлаган. Гомуми бәла дин тотучыларны тагын да ныграк берләштергән, меценатлар, авылдан чыккан кешеләр һәм битараф булмаган җирле халык ярдәм итәргә әзер. Кайберәүләр финанс яктан ярдәм итәргә әзер, икенчеләре яңа мәчетне төзүдә катнашачак.