Казан консерваториясе «Тукайга багышлау» концертына чакыра
25 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестиваленең икенче концерты узачак. Концертның 18:30 сәгатьтә башлана.
«Бу кичне тамашачыны «Тукайга багышлау» дип исемләнгән татар хор музыкасы фестиваленең гала-концерты көтә. Сәхнәгә балалар,үсмерләр һәм яшьләр вокаль-хор коллективлары – Казан консерваториясе үткәргән татар хор музыкасы ачык фестиваль-конкурсы лауреатлары чыгачак», дип хәбәр итә Казан дәүләт консерваториясенең матбугат үзәге.
Программада – Татарстан композиторларының опера һәм музыкаль спектакльләреннән күренешләр.
Оештыручылар искәртеп узганча, Казан консерваториясе ел саен 20 ел дәвамында татар хор музыкасы фестивален үткәрә, татар милли композиторларының спектакльләрен даими куя, тамашачыларны милли региональ төсмергә ия инструменталь музыка концертлары белән сөендерә. Әмма Татарстанда быел – Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында Казан консерваториясенең Туган тел көненә багышлап, Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивален оештыруы – аерым әһәмияткә ия вакыйга.
«Музыка, шигърият һәм театр – ул һәр мәдәниятнең нигезе. Бу сәнгатьләр туган телне саклый һәм рухландыра. Сүз – музыканы, ә музыка сүзне көчәйтсен өчен, без бу фестивальдә җырлар һәм романслар, опералар һәм музыкаль комедияләр, хор һәм ансамбль әсәрләрен башкарачакбыз», – дип ассызыклады фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Казан консерваториясе ректоры, профессорВадим Дулат-Алиев.
- Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале 27 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» легендар музыкаль комедиясе белән тәмамланачак.
- Туган тел көненә багышланган Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестиваленең «Татар музыка театры энҗеләре» дип аталган беренче концерты Опера студиясенең 30 еллыгына багышланган иде.
-
Фестивальне Казан дәүләт консерваториясе беренче тапкыр Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрә.