«Зәкят» фонды Рамазанның соңгы көнендә 100 мохтаҗ гаиләне азык-төлек белән тәэмин итте
Рамазан аеның 29нчы көнендә Татарстан мөфтияте бинасында «Зәкят» хәйрия фонды аз керемле гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратты.
Җыелмалар мохтаҗларга Рамазан башыннан ук тапшырыла башласа да, аларның иң күп өлеше күчтәнәчләрне изге айның соңгы көнендә алды, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Азык-төлек җыелмаларына он, карабодай ярмасы, дөге, көнбагыш мае, шикәр, хәләл тушенка, балык консервалары, токмач, чәй, хөрмә җимеше, печенье, шоколадлар һәм башка татлы ризыклар керде. Уртача авырлыгы 7,5 килограммны тәшкил иткән 100 азык-төлек җыелмасы 100 гаилә өчен әзерләнде. Барлыгы исә быел Рамазан аенда азык-төлек белән 625 мохтаҗ гаилә тәэмин ителде.
Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне алучылар арасында аз керемле бер ялгызы балалар үстерүче аналар, мохтаҗ күп балалы гаиләләр, караучысыз ялгыз пенсионерлар, тол хатыннар, авыру фәкыйрь-мескеннәр, инвалид бала тәрбияләүчеләр бар.