Алабуга мөхтәсибәте Гаилә бәйрәме үткәрергә җыена
Бүген 13.00 сәгатьтә Алабуга мөхтәсибәте Җәмигъ мәчете янында Гаилә бәйрәме уздыра.
Оештыручылар сүзләренчә, монда балалар өчен уеннар һәм конкурслар үткәрелә. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Катнашучыларга бүләкләр дә таратырга җыеналар. Шулай ук оештыручылар балалар өчен батут, татлы мамык, тәмле пылау вәгъдә итә.