Лениногорск районы башлыгы хәрбигә «Батырлык өчен» медален тапшырды
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хәрбигә «Батырлык өчен» медален тапшырды. Россия Федерациясе Президенты карары белән кече сержант Владислав Богачевка хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен бүләкләнде.
Рәгат Хөсәенов аңа батыр хезмәте, хәрби һәм гражданлык бурычын лаеклы үтәве, Ватанга хезмәте өчен тирән рәхмәт белдерде. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Шулай ук район башлыгы Владиславның әбисе Татьяна Богачевага рәхмәт сүзләрен җиткерде, чәчәк бәйләме тапшырды.
Владислав 1999 елда Лениногорскида туган, 1,5 яшьтә ятим кала, әти-әнисе автокатастрофада һәлак булалар. Владиславны әбисе Татьяна тәрбиягә ала. 3нче мәктәпне тәмамлагач, Ставрополь президент кадет училищесына укырга керә, анда 6 ел укый. Оренбургта хезмәт итә. Аннан контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә.
Ул хәрби бурычны үтәгәндә аягының бот өлеше нык яралана һәм госпитальгә озатыла. Операция, дәвалану, реабилитация уза. Аннан соң янәдән иптәшләре янына хәрби хезмәткә китә.
Контракт срогы чыккач, Владислав өенә кайта. Хәзер ул Казанда яши. Тавыш яздыру студиясендә эшли, спорт белән шөгыльләнә.