Безнең көч - күпмилләтлелектә: Радмир Беляев Менделеевск халкын Ураза гаете белән котлады
Бүген Менделеевск мөселманнары Ураза бәйрәме уңаеннан «Таң» мәчетенә җыелды. Ураза Рамазан аеның тәмамлануын аңлата. Бүген таң ату белән барлык мәчетләрдә азан тавышы яңгырады.
Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев Рамазан аеның рухи мәгънәсе хакында сөйләде. Район башлыгы Радмир Беляев мәчеткә килүчеләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте, аларга тынычлык һәм игелек теләде.
«Безнең көчебез – милләтләр һәм конфессияләр дуслыгында! Район мөселманнары, башка конфессия вәкилләре белән дус-тату яшәп, дини-мәдәни яңарыш процессында, дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуда алга таба да актив роль уйнар дип ышанам», - дип искәртте муниципаль берәмлек җитәкчесе.
Намаздан соң мәчеткә килүчеләрне бәйрәм табыны көтә иде. Көн дәвамында мөселманнар якыннарына кунакка барачак һәм сәдака өләшәчәк.
«Татар-информ» агентлыгы Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында гает намазы укылуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.