Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2023

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел 18+ тамгасы белән оештырыла

0
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел 18+ тамгасы белән оештырыла

26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Казанда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе нәтиҗәләрен игълан итү һәм чараның гала-концерты узачак. Быел ул 18+ тамгасы белән уздырыла.

«Нәкъ менә 18 ел элек, 2006 елда, Казанның Бауман урамында беренче «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе оештырылган иде. Дөньяны колачлау, киләчәккә тәнкыйди караш, иҗади гыйсъянчылык, дөньяны үзгәртү теләге, дәрт, уңай фикер, хисләр күтәрелеше, җаваплылык — болар барысы да бүгенге 18+ яшьләр холкына хас сыйфатлар. 2023 елгы «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе нәкъ менә шушы өндәмәләр астында узачак», - дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

«Мин татарча сөйләшәм!» чарасы 2023 елда берничә юнәлешне берләштерә: «Kazan Quest» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, Татар теле Рәисен сайлау, шигъри перфоманс, җанлы татар музыкасы бәйгесе һәм гала-концерт, диелә хәбәрдә.

23 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Казан урамнарында «Kazan Quest» уены уза. Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле оештырып килгән «Татар-дозор» уены яңартылып, «Kazan Quest» исеме алды. Әлеге уенда 7-11 сыйныфларда укучы 200 бала катнаша, барлыгы 20 команда — Казан гына түгел, республика районнарыннан да 20 мәктәпнең вәкилләре җиңү өчен көрәшәчәк.

Татарстанда дәүләт телләре булып татар һәм рус телләре торуы республиканың Төп канунына кертелгән. Татар теленең кулланылышын тикшерүче Татарстан Республикасы Конституциясе комиссиясенә былтыр җәмәгать эшлеклеләре, шәһәр активистлары, журналистлар һәм тел галимнәре керде. Алар төзегән антирейтинг нигезендә 26 апрельдә «Тяжело с татарским» антипремиясенә лаек булучылар игълан ителәчәк. Үз эшчәнлекләрендә татар телен кулланучы оешмаларга Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Быел беренче мәртәбә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Татар теленең Рәисе сайланачак. Моның өчен «Мин татарча сөйләшәм-2023» акциясен интернетта иң киң яктыруга бәйге уздырыла. Бәйгедә җиңүче «Татар теле Рәисе 2023» исеменә лаек булачак, һәм аңа бер ел дәвамында махсус кунак буларак татар чараларына катнашу хокукы бирелә.

«Мин татарча сөйләшәм!» чарасы кысаларында Камал театры каршында шигъри перфоманс узачак. Татарстанның халык шагыйрьләре, Тукай бүләге ияләре Ркаил Зәйдулла һәм Ләбиб Лерон үзләренең 18 яшьтә язган шигырьләрен укыячак. Татарстанның халык шагыйре һәм Тукай бүләге лауреаты Рабит Батулла бу көнне әдәби тәнкыйтьче буларак чыгыш ясап, каләмдәшләренең яшь вакыттагы иҗатына бәя бирәчәк.

16:00 сәгатьтә Камал театры каршында җанлы татар музыкасы һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышланган концерт уза. Сәхнәдә Gauga, Said Olur, qaynar, ОММАЖ, Enaecash, Yatmas Dusai, АлияНур һәм башкалар чыгыш ясый. Фестивальнең хедлайнеры — автор-башкаручы, танылган блогер Arslan. Концерт-фестивальнең музыка өлеше өчен Yummy Music лейблы җавап бирә.

«Мин татарча сөйләшәм!» гала-концертын музыкант Марат Зинһар һәм блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова алып барачак.

  • «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең оештыручысы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Аларга Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәм күрсәтә.




Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин назвал победителей конкурса «Педагоги года Москвы»





Москва

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин анонсировал большую летнюю спортивную программу



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Трансляцию концерта джазового оркестра Бутмана посмотрели 50 млн китайцев




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Команда Центрального округа Росгвардии стала призером на чемпионате по пожарно-спасательному спорту в Москве (видео)

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России

Представители KAMA TYRES приняли участие в 57-й легкоатлетической эстафете


WTA

Пресс-служба WTA мемом отреагировала на тяжёлую победу Свёнтек над Осакой



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Авто

Доступный, летний, твой – StarLine A60 BT GSM ECO



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России