Михаил Мишустин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән тәбрик итте
Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлауларымны кабул итеп алыгыз. Мөселманнар өчен рухи чистарыну һәм үз-үзеңне камилләштерү, иманны ныгыту, шәфкатьлелек, кичерү ае булган изге Рамазан ае тәмамланды. Бүген мөселманнар изге хисләр белән Ураза бәйрәмен каршы ала.
Россия – күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт, анда диннәргә олы хөрмәт белән карыйлар. Ислам – традицион диннәрнең берсе һәм тарихи мирасыбызның аерылгысыз өлеше.
Мөселман өммәте ил тормышында актив катнаша, Россия җәмгыятен берләштерүдә мөһим роль уйный. Рухи-әхлакый кыйммәтләрне, үзенчәлекле мәдәниятне саклау, ислам дини мәктәбен яңадан торгызуда күп эшләр башкара. Сезнең ярдәм белән төрле өлкәләрдә дәүләт хакимияте органнары белән конструктив хезмәттәшлек үсеш кичерә, актуаль гуманитар инициативалар гамәлгә ашырыла. Һәм, әлбәттә, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү буенча зур эш алып барыла.
Бу якты көндә Сезгә һәм Россия, дөньяда яшәүче барлык мөселманнарга тынычлык, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Бәйрәм җылылык һәм шатлык алып килсен», - диелә котлауда.