Кабулның Голәмәләр шурасы башлыгы татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән котлады
Әфганстанның Кабул провинциясе Ислам галимнәре (голәмәләр) шурасы башлыгы Алхаҗ Мәүләви Солтан Әхмәд Татар видеоролик яздырган. Ул анда Татарстан Рәисен, республика халкын һәм дөньяда яшәүче барлык татарларны Ураза бәйрәме белән тәбрик итә.
«Әфганстан мөселманнары исеменнән дин кардәшләребезне, аеруча тугандаш Татарстан Республикасында яшәүче мөселманнарны һәм дөньядагы барлык татарларның башлыгы – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны Ураза бәйрәме белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә һәркемгә ризалыгын бирсен. Рөстәм Миңнеханов дөньядагы барлык татарлар өчен горурлык чыганагы булып тора», - дип белдерде дин эшлеклесе.