Үзмәшгуль Айсинә Минһаҗева «Рамазан Фест» бәйрәмендә өй өчен дини бизәкләр тәкъдим итте
Үзмәшгуль Айсинә Минһаҗева «Рамазан Фест» бәйрәменә өй өчен агачтан дини бизәкләр ясаган.
«Сер түгел, күпләр Яңа елда өйләрен бизәргә ярата. Ә нигә әле Рамазан аенда өйне бизәмәскә? Шуның өчен дини темадагы бизәкләр уйлап таптык: ай, йолдызлар формасында ялтыравык бизәкләр һәм «Рамазан мөбарәк булсын!» - дигән агачтан эшләнгән татарча язулар эшләдек. Бәйрәм рухын кертү ниятеннән булды ул. Бу әле беркемдә дә юк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Айгөл Минһаҗева фестивальдә беренче тапкыр катнашуы турында әйтте. «Без дус кызым белән җитеннән ясалган сумкалар, футболкаларга татарча язулар бастырабыз. Кунаклар кызыксына, сораша. Шулай ук, гарәп телендә открыткалар да ясыйбыз. Оештыручыларга мәйданчык биргәннәре өчен рәхмәт», - диде ул.