Уфадагы Татар гимназиясе Милли костюм көнен билгеләп үтте
Уфадагы 65нче Татар гимназиясе ишеген ачып керүчеләр көн саен милли костюмлы ир-ат һәм хатын-кыз фигураларын күрә. Быел гимназия бинасында урнаштырылган әлеге фигураларны Мәләвез районында яшәүче оста балавыздан ясаган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Кичә, 20 апрельдә, Башкортстанда Милли костюм көнен билгеләп үттеләр.
«Үз халкын яраткан һәм үз мәдәниятен хөрмәт иткән кеше башка халыкларга да ихтирам белән карый. Милли костюм көне – безнең яраткан, традицион бәйрәмнәрнең берсе. Соңгы елларда без бу көнне зур бәйрәм үткәрәбез, аңа яхшылап әзерләнәбез. Укучылар милли киемнәрдән килә, кемдер түбәтәй, кемдер калфак кия. I-V сыйныф укучыларына бу аеруча ошый. Укытучылар да бүген башкорт, рус, татар милли киемнәреннән килде», - диде гимназия директоры Анфиса Галимҗанова..
https://www.bashinform.ru/
Гимназиядә әлеге уңайдан күп кенә чаралар узган. Фойеда берничә күргәзмә оештырылган.
«Бездә ике мастер-класс узды. Чулпан Бариева сәйлән белән калфак чигү буенча мастер-класс үткәрде. Икенче мастер-классны рәсем укытучысы Гөлшат Котлыярова оештырды. Ул курчак өчен кәгазьдән костюм әзерләү буенча мастер-класс уздырды. Ә башлангыч сыйныфларның татар теле укытучысы Гүзәл Заһитова милли бизәкләр турында сөйләде һәм сәхнәдә мендәрләр, эскәтерләр, милли бизәкне ничек һәм кайда куллануларын күрсәтте», - диде гимназия директоры.
Милли мәдәнияткә багышланган дәресләр мәктәп музеенда узган. Үткән ел Татар гимназиясендә республика Башлыгының 1 миллион сум грантына яхшы итеп җиһазландырылган «Мирас» музее ачканнар.
https://www.bashinform.ru/