Санкт-Петербургта Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган шигърият кичәсе була
Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 137 ел тула. Тукай – бөек шагыйрь генә түгел, ә татар халкының тарихы һәм язмышы символы да.
Әлеге вакыйга уңаеннан Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә традицион «Тукай укулары» узачак. Шагыйрьнең туган көнендә, 26 апрельдә, Санкт-Петербург үзәгендәге Тукай скверында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган татар шигърияте кичәсе була. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан каланың татар җәмәгатьчелеге белән берлектә үткәрелә. «Тукай укулары»на Санкт-Петербург хакимияте, Санкт-Петербург Милләтләр йорты, татар милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре, шагыйрьләр һәм иҗат эшлеклеләре чакырыла.
Чараның программасы рәсми затлар, җәмәгатьчелек вәкилләре чыгышын, Тукай һәйкәленә чәчәкләр куюны, шигырьләрен укуны үз эченә ала. Төбәк иҗтимагый милли-мәдәни берләшмә вәкилләре үзләренең иҗтимагый оешмалары исеменнән Тукайга кәрзин тутырып чәчәкләр алып киләчәк.
Ел саен шагыйрьнең туган көнендә Габдулла Тукай һәйкәле янында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыела, чәчәкләр куя, шагыйрь тормышындагы эпизодларны искә ала, аның шигырьләрен укый.
Шигърият кичәсе 12.00 сәгатьтә башлана.