Татарстанда тагын 37 кеше коронавирус йоктырган
Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган. Авыртучылар саны кимү дәвам итә. Шулай итеп, бер көн элек төбәктә 41 кеше коронавирус йоктырган иде.
Стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр иткәнчә, 22 апрельгә булган мәгълүматлар буенча Татарстанда 10 кеше хастаханәгә салынган, тагын 27 кеше савыгып хастаханәдән чыккан.
Пандемия башланганнан алып республикада 204983 кеше ковид йоктырган, 202323 кеше шул чирдән терелгән.