Минтимер Шәймиев яхшы физик формада булу серен ачты
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәһәрдә сирәгрәк булырга тырышуын һәм ел дәвамында дачада яшәүгә өстенлек бирүен сөйләде. ТР Дәүләт киңәшчесе «Российская газета»га биргән интервьюсында үзен яхшы физик формада ничек тотуын да әйтте.
«Минем очракта авыл җирлегендә туу һәм тәрбия хәлиткеч роль уйнады. Мин хәзер дә һәр буш минутымны шәһәрдән еракта үткәрергә тырышам. Казанда минем бернинди күчемсез милегем юк, ел буе дачада яшим», - диде Шәймиев.
Ул шулай ук еш кына Маэмай кушаматлы эте белән йөрүен сөйләде. Эт көнбатыш себер лайкасы токымыннан. «Мин бу ак көчекне алгач, хатыным Сәкинә Шакировна шунда ук аңлап алды. «Димәк, син президент вазифасыннан китәргә җыенасың», - диде. Бер елдан соң мин киттем», - дип сөйләде Шәймиев.
Искәртик, ул шулай ук республика җитәкчесе вазифасыннан Татарстанда мәдәни мирас һәйкәлләрен саклауга көч бирү өчен киткәнлеген әйтте.