Аксубай районы башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби белән очрашты
Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби белән очрашты.
Юрий махсус хәрби операция зонасында өч ай хезмәт итүе турында сөйләде. Чуваш Енорускино авылында яшәүче ашыгыч хезмәтне эчке гаскәрләрдә үтә. Хатыны белән ике бала тәрбияли, мобилизациягә кадәр ул шәхси эшмәкәрдә пилорамада эшләгән. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Камил Гыйльманов хезмәтнең ничек узуы, командада аксубайлылар бармы-юкмы, мобилизацияләнүчеләрнең кием-салым, туклану һәм махсус чаралар белән тәэмин ителешнең ничек оештырылган булуы белән кызыксынды .
«Барысы да яхшы, туклану оештырылган, барысы да бар, без күтәренке рухта, Җиңү белән әйләнеп кайтачакбыз», – дип йомгаклады сүзен Юрий.