2024 елда төзекләндереләчәк территорияләр өчен бер атнада 91 мең татарстанлы тавыш бирде
2024 елда төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча сораштыруда бер атна эчендә 91 424 татарстанлы тавыш бирде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министр искәрткәнчә, 15 апрельдә илдә 2024 елда төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды. Ул «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
22 апрельгә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теге яки бу территория файдасына 91424 кеше үз тавышын калдырган.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.