Казанда “Рухи моң” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Ураза бәйрәме көнне, 21 апрельдә, Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гает моңы» бәйрәме үтте. Ул «Рухи моң» татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-бәйгесенең гала-концерты да булып, анда бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел фестиваль Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Рухи моң» иҗат берләшмәсе, Татарстан мөфтияте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә тарафыннан дүртенче тапкыр оештырылды. «Тәртип» радиосы фестивальнең мәгълүмати партнеры булды.
Бәйге татар мәкаме һәм традицион мелодика калыпларын кайтаруны, татар халкының нигез кыйммәтләрен үз эченә алган рухи җыр жанрын баетуны, татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыруны, татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруны максат итеп куйды.
2023 елның февраль башында игълан ителгән конкурс «Дини җыр», «Мөнәҗәт», «Милли мәкам белән азан әйтү», «Вәгазь cөйләү» номинацияләрендә читтән торып үткәрелде. Бәйгегә Пермь крае, Самара, Курган, Төмән, Мәскәү, Омск өлкәләре, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан һәм Татарстаннан 200гә якын видеоязма кабул ителгән. Аларның күпчелеге «Мөнәҗәт» номинациясенә юлланган.
Җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.