Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Туган тел көнен югары дәрәҗәдә билгеләп үтәргә кушты
26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәчәкбез. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә ТР Хөкүмәте Йортында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов искә төшерде.
Татарстан Рәисе республикада Туган тел көнен югары дәрәҗәдә оештырырга һәм эчтәлекле итеп үткәрергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов май бәйрәмнәре якынлашуын искәртте, хакимиятләргә татарстанлылар өчен спорт һәм мәдәни чаралар оештырылуын күзәтергә кирәклеген әйтте.
Ул шулай ук Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар вакытында гражданнарның иминлеген тәэмин итүне йөкләде.