Мәскәүдә Тукайның 137 еллыгына бәйрәм чаралары әзерлиләр
Мәскәүдә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. 26 апрельдә башкалада шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу, шулай ук музыкаль-шигъри кичә һәм «Тукай иле» иҗади конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чәчәкләр салу тантанасы Новокузнецкая урамындагы скверда уза. Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Анда ТР Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарлары автономиясе хезмәткәрләре катнашачак.
Ярты сәгатьтән соң башкаланың татар мәдәни үзәгендә музыкаль-шигъри кичә башлана. Чарада «Тукай иле» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Бәйрәм чарасына керү ирекле, диделәр Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәтендә.