Чирмешән укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар
Чирмешәндә «Укытучыга – ноутбук» проекты кысаларында район хакимиятенең утырышлар залында районның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә ноутбуклар тапшыру тантанасы булды.
Татарстан мәктәпләренә барлыгы 12 мең ноутбук тапшырылачак. Ноутбукларны яңарту буенча әлеге программа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча тормышка ашырыла һәм ул белем бирү өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелгән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
«Укытучылар һәм остазлар елы буларак, быел педагогларга күп игътибар бирелә. Белем бирү өлкәсендә мәктәпләрне җиһазлау зур әһәмияткә ия. Шәхси компьютерлар ярдәмендә сез дәресләр оештырасыз, балаларга белем бирәсез. Яңа техника озак хезмәт итсен һәм белем бирү сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрергә этәрсен», – диде әлеге чарада катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов.