Чаллыда Муса Җәлил сурәтләнгән мурал ясыйлар
Чаллыда шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнгән мурал барлыкка киләчәк, аны торак йортларны капиталь ремонтлау кысаларында ясыйлар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасына Комсомол районы җитәкчесе урынбасары Фидарис Хәбибуллин хәбәр иткән.
Бүген Комсомол районында күп фатирлы йортларда актив рәвештә капиталь ремонт эшләре бара. Төзекләндерү 2023 елга күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасына кергән 37 объектның 33ендә алып барыла.
Быел яңартылачак биналар исемлегендә 9/1 йорты да бар. Фасад эшләре барышында ян ягында Муса Җәлилнең портретын ясау планлаштырыла.
«Татар шагыйре образы очраклы гына сайланмаган. Йорт Муса Җәлил мемориалы һәм «Моабит дәфтәрләре» авторы исемен йөрткән проспект янында урнашкан», диелә хәбәрдә.